Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк Татарстанда 2009 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә ИТ-парк резидентлары рәтендә 157 компания тора. 4 мең эш урыны булдырылган. ИТ-парк резидентлары эшчәнлеге буенча 2014 елда 8,7 млрд сум керем алынган, ә 2015 елның беренче яртыеллыгы буенча керем 3,65 млрд сум тәшкил иткән.
Казан ИТ-паркында Россиядәге иң эре Бизнес-инкубатор урнашкан, аның мәйданы 2500 кв м урын алып тора. Бүген ИТ-паркның резиденты булып 60 стартап-проекты санала, стартаплар 4 ел эчендә җәлеп иткән инвестицияләр 550 млн сумга җитә.
2015 елда ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы Иннополис Университетында Бизнес-инкубатор ачты.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы да ИТ-парк коллективын туган көне белән котлый һәм Татарстанның ИТ-өлкәсе үсешен дәвам иттеренү тели!