Иннополис Университеты алдындагы мәктәп “ТР электрон мәгариф” системасына кушылды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бу елның сентябрендә Россиянең яңа шәһәре Иннополиста яңа мәктәп ачылды. Әлеге мәктәпнең төп максаты: Россия һәм чит илләр мәгарифенең иң яхшы практикаларын берләштерү.

Әлегә мәктәптә 35 укучы укый, аларның 18 укытучы укыта.

Мәктәпнең “ТР электрон мәгариф” мәгълүмати системасында үз бите бар. Системага мәктәпнең дәресләр расписаниесе кертелгән, укытучылар дәрес темаларын һәм өй эшләрен кертеп бара. Мәктәп укучыларының әти-әниләре укучының көндәлеген һәм билгеләрен электрон рәвештә карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International