Татарстанда Бөтенроссиякүләм Әбүнәче декадасы дәвам итә

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 15-25 октябрь аралыгында Татарстан почтасы бүлекләрендә Бөтенроссиякүләм Әбүнәчеләр декадасы дәвам итүен искә төшерә. Декада кысаларында 22 октябрьдә Казан каласында”Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында Әбунәче көне уздырыла.

Әбунәче көнендә биредә һәркем теләгән басмага ташламалы бәядән языла ала. Аларга шулай ук кызыклы акцияләрдә катнашып, бүләккә ия булу мөмкинлеге була. Акцияләр кысаларында республика, төбәк һәм җирле газета-журнал редакцияләре вәкилләре үзләренең басмаларын презентацияли, укучылары белән очраша, призлар уйната. Почта операторы хезмәткәрләре килүчеләргә ташламалы бәядән басмаларга язылу ункөнлеге турында мәгълүмат бирә, язылганда кулай вариантлар сайлауда консультацияли.

Искәртеп үтәбез: вакытлы матбугатны яздырып алу өчен ташламалы хезмәт күрсәтү икенче яртыеллыкта 15-25 октябрь көннәрендә почта элемтәсенең барлык бүлекләрендә дә гамәлдә. Акцияләрдә катнашу, Татарстандагы популяр басмалар белән танышу, ташламалы язылу өчен сәгать 10.00дән алып 15.00гә кадәр вакыт каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International