ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы кәрәзле элемтәнең база станцияләре эшчәнләнлеге принципларын аңлата

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Цифралы тенологияләр заманында кесә телефоны һәр кешенең аерылмас бер өлеше булып тора.

Тик шулай да җәмгыятьтә кәрәзле элемтә җиһазларының зыяны турында да фикерләр күп.

Шул исәптән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы кәрәзле элемтәнең база станцияләре эшчәнлеге принциплары турында аңлатма бирә.

Кәрәзәле элемтәнең база станцияләре мобиль телефоннарга сигнал җибәрү һәм алардан кабул итү өчен булдырыла. Шалтырату башкарылган урын тирәсендә база станцияләре күбрәк булган саен элемтә сыйфаты яхшы булачак. Еш кына элемтә булудан кешенең экстрен ситуацияләрдә иминлеге дә хәл ителү ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International