Узган елны Ауропадагы jacobsHack хакатоны Бремен университетында узды. Биредә 30дан артык илдән студентлар 19 сәгать эчендә проектлары өстендә эшләде.
Бу елны 50ләп команда ИТ-проектлар концептын булдыруга 24 сәгать багышлады. Иннополис Университеты командасын студент Думитру Савва җитәкләде, шулай ук командада Индия, Польша, Германия вәкилләре бар иде. Алар PlaceVentura социаль уен проектын тәкъдим иттеләр.