Өлкән сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен КФУның ИТИС Югары мәктәбенең ачык ишекләр көненән чакырабыз. Чара 24 гыйнвар сәгать 10.30да Кремль урамы, 35 йорт, 1310 аудиториядә узачак.
Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елда “Халык контроле” системасында эшчәнлек буенча нәтиҗә ясады.
18-20 гыйнвар көннәрендә Лондонда «The Education World Forum» (EWF) халыкара мәгариф форумы уза. Форумда мәгълүмати технологияләрнең мәгариф өлкәсенә йогынтысы һәм төрле илләрдә укыту өлкәсендә яңа тенденцияләр турында сөйләшәчәкләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Cognitive Technologies" («Когнитивные технологии») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика яшәүчеләрен 2016 елның 18 һәм 20 гыйнвар көннәрендә реламент-профилактик эшләр үткәрелү турында хәбәр итә.
Татарсан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2016 елның 15 гыйнвареннән Казан (Идел буе) Федераль университетында почта бүлеге эшли башлавы турында хәбәр итә. Ул Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан.
Дүшәмбе 18 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында халыкара элемтә академиясенең Казан бүлегенең җыелышы узачак. Чара сәгать 17.30да башланачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" коммерциячел булмаган автономияле оешмасының Күзәтчелек советы утырышында катнашты. СИА Күзәтчелек советын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды (Мәскәү өлкәсе, "Ново-Огарево" резиденциясе).
Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика яшәүчеләренә хәбәр итә: 2016 елның 1нче яртыеллыгына периодик язмаларга гомүми язылу тиражы 100,3% тәшкил итте яки 1325362 экземпляр.
Казан радиотелеүзәгендә төзекләндерү эшләре үткәрү белән бәйле рәвештә, 14 гыйнварда теле- һәм радиоканаллар эше туктап торачак.