18-20 гыйнвар көннәрендә Лондонда «The Education World Forum» (EWF) халыкара мәгариф форумы уза. Форумда мәгълүмати технологияләрнең мәгариф өлкәсенә йогынтысы һәм төрле илләрдә укыту өлкәсендә яңа тенденцияләр турында сөйләшәчәкләр.
Әлеге форумда Россия Федерациясе Татарстан Республикасы һәм Калуга өлкәсе вәкилләре белән тәкъдим ителгән.
Татарстан делегациясен ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов җитәкли. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан форумда ТР мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнаша, ә К(П)ФУдан – ректор җиңәшчесе Людмила Нугуманова.