Казанда 14 гыйнварда теле-, радиоканаллар эше туктап торачак

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Казан радиотелеүзәгендә төзекләндерү эшләре үткәрү белән бәйле рәвештә, 14 гыйнварда теле- һәм радиоканаллар эше туктап торачак.

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр “Беренче канал”, “Татарстан - Яңа гасыр” , “Россия 1”, Россия-К”, “Петербург 5 канал”, “Звезда” телеканаллары, шулай ук беренче һәм икенче мультиплекс программалары, “Россия радиосы”, “ФМ балалары”, “Серебряный дождь”, “Ретро ФМ” радиолары эше туктап торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International