КФУ почта элемтәсе бүлеген кире ачты

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Татарсан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2016 елның 15 гыйнвареннән Казан (Идел буе) Федераль университетында почта бүлеге эшли башлавы турында хәбәр итә. Ул Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан.

Почта бүлегенең эшләү тәртибе:

  • дүшәмбе - җомга – 08.00 - 16.30 сәгать аралыгында, төшке аш: 12:00 - 13:00;
  • шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре.

420008 номерлы почта элемтәсе бүлегендә республика яшәүчеләренә хезмәтләре бер операцион кассада күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International