"Cognitive Technologies" компаниясе һәм «Иннополис» МИЗ килешү төзеделәр

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Cognitive Technologies" («Когнитивные технологии») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда "Cognitive Technologies" компаниясе вәкилләре, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белән Ольга Ускова киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләштеләр, шул исәптә компания тарафыннан «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты статусы алу турында да, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу кысаларында "Cognitive Technologies" компаниясе белән «Иннополис» МИЗ арасында ниятләр турында килешү төзелде. Документта, компания «Иннополис» МИЗ территориясендә мәгълүмат-коммуникацион технологияләр өлкәсендә алдынгы ысуллар эшләү һәм Россия базарына кертү өчен хосусый техник үзәк булдыру максаты белән махсус икътисадый зона резиденты статусы алу буенча тиешле процедураларны узарга ниятләвен белдерә. Эшчәнлекнең бер юнәлеше буларак агросәнәгать өлкәсендә технологик ысуллар эшләү карала.

“Заманча ясалма интеллект технологияләре якын арада технологик процесс белән тулысынча автомат рәвештә идарә итү мөмкинлеге бирүче авыл хуҗалыгы модельләрен булдыру мөмкинлеге бирә."Cognitive Technologies" компаниясенең бу проектны чынга ашыру өчен «Иннополис» МИЗ өстенлекләре һәм мөмкинлекләреннән файдаланырга планлаштыруына шатбыз”, - дип билгеләп үтте «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов.

«Когнитивные технологии» (Cognitive Technologies) – Россиянең программа белән тәэмин итүне эшләү һәм кертү белән шөгыльләнүче иң эре компанияләрене берсе. Компания эшчәнлеге корпоратив автоматлаштыру, робот техникасы, сатып алулар белән идарә итү, электрон документ әйләнеше, танып-белү, документларны кертү һәм эшкәртү системаларын эшләү һәм кертүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International