Узган ялларда Чаллы шәһәре ИТ-паркында 24нче резидентлар сайлап алу туры узды.
Бүген Югары Ослан муниципаль районында экология дәресе узды. Чара Татарстан Республикасынңа экология елына багышланган. Дәресне ТР Премьем-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үткәрде.
Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында "Россия мәгарифе" форумы кысаларында "Кеше потенциалы - Россия төбәкләре үсешенең төп ресурсы" пленар сессиясе башланды. Аны "Учительская газета" баш редакторы Петр Положевец алып бара. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнаша.
Бүген Казан Кирмәнендә “Манеж” күргәзмә залында “Интернетта балалар” күргәзмәсе ачылды. Чараны МТС компаниясе оештыра.
“Халык инспекторы” мобиль кушымтасы ярдәмендә юл кагыйдәләрен бозучылар турында мөрәҗәгать җибәреп була. Кушымтага хәзер ике яңа категория өстәлде.
“Яшәүчеләр картасы” проекты кысаларында Яшел Үзәндә “ТР электрон сәламәтлек саклау” мәгълүмати системасы да авторизацияләнгән. Шулай ук сөт продукциясе тапшыру урыннарында балалар өчен махсус сөт продукцияләре бирү кысларында системадан алынган рецептлар саны 300дән арткан.
Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында проект-аналитик сессия эшли башлады. Чарада РФ 39 регионныннан катнашалар. Чарада ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова да катнаша.
Бүген ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында матбугат очрашуы узды. Чара Татарстанда инфраструкру оператор – “Региональара инфраструктур төркем” ҖЧҖ булдыруга багышланган иде. Журналист сорауларына шулай ук “Таттелеком” оемасының коммерция эшәчнлеге буенча генераль директору урынбасары Рөстәм Юсупов та җавап бирде.