Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле рәвештә булырга тиеш. Бу хакта Федераль хезмәт ведомствосы башлыгы Всеволод Вуколов сүзләренә сылтама биреп, ТАСС яза.
"Кадрлар буенча эшне электрон рәвештә башкару гражданнарның хезмәт хокукларын якларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, вахта һәм дистанцион рәвештә эшләүче хезмәткәрләргә. Шулай ук документларны кәгазьдә күчерү белән бәйле оешма чыгымнарын да шактый киметәчәк. Документ әйләнеше җиңелрәк булсын өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк ", - дип белдергән Федераль хезмәт башлыгы. "Бу бигрәк тә зур компанияләргә актуаль һәм кешенең үз ихтыярында булырга тиеш ", - дип өстәде Вуколов.
Элегрәк Саклык банкы башлыгы Герман Греф хәзерге кәгазь рәвешендәге Россия хезмәт кенәгәләре эш бирүчеләргә, гражданнарның үзләренә һәм Пенсия фондына уңайсыз дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хезмәт кенәгәләрен кулдан тутыруга артык күп вакыт һәм акча тотыла. Моннан тыш, дип өстәде Греф, аларны югалткан очракта хезмәткәрләрнең үзләренә дә артык мәшәкать һәм чыгымнар була. Хезмәт министрлыгы Саклык банкы тәкъдимнәрен карарга әзер икәнен белдерде.