19 апрельдә профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе каналы һәм "Татарстан – Яңа Гасыр" радиоканалында ("Болгар Радиосы" радиопрограммасы) тапшырулар тукталып торачак. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Элемтә, мәълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе хәбәр итә.
Тапшырулар Татарстан Республикасы буенча 8.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр һәм 04.00 тән 14.00 сәгатькә кадәр туктатылып торыр, дип планлаштырыла.