22 мартта Казан ИТ-паркында Startup Sauna чарасына проектлар сайлап алу узачак. Гаризәләр кабул итү 15 мартка кадәр дәвам итә.
20-25 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Кванториум» балалар технопаркында «Инженер каникуллар» узачак. Әлеге интенсив курста мәктәп укучылары заманча югары технологияләр белән тирәнтен таныша алачак.
КФУның ИТИС югары мәктәбе ачык ишекләр көнен еш үткәрә. Киләсе ачык ишекләр көне 31 мартта II Бөтенроссиякүләм фәнни конференция ачылу кысалаырнда узачак.
9-10 март көннәрендә Казан мәгълүмати технологияләр техникумында “Мобиль робототехника” компетенциясе буенча Worldskills Russia чемпионатына сайлап алу узды.
Россиянең 8 төбәгендә 13 марттан 7 апрельгә кадәр «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia-2017 V Илкүләм чемпионатының финалда катнашу хокукына ия булу өчен сайлап алу турлары узачак. “Мәгълүмати технологияләр” белгечлеге буенча сайлап алу туры Казанда 22 марттан 29 мартка кадәр Төбәкара белгечлек үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр техникумы базасында үтәчәк.
Бүген казан ИТ-паркында Мәскәү өлкәсенең дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Мәскәү өлкәсе буенча гадәттән тыш очраклар министрлыгы баш идарәсе делегациясе булды.
Кичә Иннополиста “Футбол дәресе” узды. Бу чара 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты һәм 2017 елда конфедерацияләр кубогына юнәлтелгән.
Иннополис ресурс үзәге “Бар кеше өчен Иннополиста эшләү” дип исемләнгән яңа программа ача.
Татарстанның Спорт порталын эшләү якынча 5 миллион сумга төшкән. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьер – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
2017 елның 6 мартында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлаучылар диплом алдылар.