Татарстан делегациясе Европаның ЭРТИКО ИТС ассоциациясе җитәкчесе Якоб Бангсгаард белән очрашты. Делегация составына ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Анатолий Геллер, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы директоры Рифкат Миңнеханов, “Казан Телематика” оешмасы генераль директоры Марсел Нигмәтҗәнов керделәр.
Очрашуның төп максаты транспорт технологияләре үсеше сораулары иде. Очрашу кысаларында Анатолий Геллер чит ил партнерларын Татарстанда тормышка ашырыла торган эре проектлар белән таныштырды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы вәкилләре ЭРТИКО җитәкчесен интеллектуаль системалар буенча V халыкара фәнни-практик конференциягә чакырдылар. Конференция 2018 елның 27-28 февраль көннәрендә Казанда узачак.