Роман Шәйхетдинов WorldSkills Russia чемпионаты финалистлары белән очрашы

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 15-19 май көннәрендә Краснодарда узачак WorldSkills Russia милли чемпионаты финалында ИТ-компетенцияләр буенча катнашучы Татарстан командасы белән очрашты.

Министрлык җитәкчесе катнашучыларга яңа үрләр һәм җиңүләр теләде.

Краснодарда җиңүчеләр WorldSkills Abu-Dhabi — 2017 һәм WorldSkills Kazan — 2019 дөнья чемпионатларында катнашуга тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International