Россия почтасы һәм “Артек” халыкара балалар үзәге оештырган “Почта турында пост” бәйгесендә җиңүчеләр "Артек"ның 2017 елгы берәр сменасына путевка алачак. Катнашыр өчен, гаризаны 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Проектта Татарстанның 10 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары катнаша ала.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “ТР РТПЦ” филиалы объектларын планлы ремонт эше булу сәбәпле Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм Шәмәрдән, Биләрдә 2017 елның 20 мартында 8.00-16.00 сәгать аралынында теле- һәм радио эшчәнлеге туктатылып торылачак дип хәбәр итә.
“Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова “РФ халыклары электрон язмалары: тәҗрибәләр, проблемалар һәм пекрспективалар” конференциясендә катнашты.
Әлеге хезмәт аша Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, электрон чират терминалы, “Электрон Татарстан” инфоматы, мобиль кушымта аша язылып була. Әлеге саналган ысллуар арасында иң популяры: электрон чират терминаллары.
Шушы көннәрдә Татарстанда «Яндекс.Лицей» мәгариф проекты җитәкчесе Марина Суслова булды. Эш сәфәре кысалырында «Яндекс.Лицей» проектының беренче этабына потенциаль мәйданнар каралды.
016 елда дәүләт хезмәтләрен электрон форматта кулланган татарстанлыларның саны 79,9 процентка җиткән. Бу мәгълүматны Казан Мэриясенең рәсми сайты Росстат хәбәренә нигезләнеп бирә. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан - икенче ел рәттән ил төбәкләре арасында лидер.
2017 елның беренче өч аенда " ГЛОНАСС +112" системасының шалтыратулар кабул итү үзәгенә 265 мең мөрәҗәгать килгән.
Uber компаниясе тикшеренүләре күрсәткәнчә, Россиянең зур шәһәрләрендә, болар - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Новосибирскта һәм Екатеринбургта, халыкның мобильлек дәрәҗәсе бик югары. Сораштыруда барлыгы 1600 кеше катнашкан һәм аларның 26,6 проценты, җәмәгать транспорты еш йөрми торган районнарга барып җитү өчен Uber таксиен файдалануын белдергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә КФУның проректоры, тикшеренү төркеме җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Соңгы биш елда Россиядә энергияне нәтиҗәле куллану чараларын гамәлгә ашыру ярдәмендә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулыкны саклап калып булды. Бу хакта бүген «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» XVIII халыкара күргәзмәсен "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданында ачу тантанасында билгеле булды.
Россиянең элемтә министрлыгы FIFA-2017 конфедерацияләр кубогының футбол болельщиклары паспортларын почта аша җиткерү хезмәте турында белдерде.