Бүген Казанга эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәре делегациясе килде. Делегация эченә шәһәр администрациясе һәм Россия федераль ядер үзәге вәкилләре һәм аның директоры Валентин Костюков керде.
Делегация Казан ИТ-паркында да булды. Технопарк турында куналарга ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Монда ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министлыгы вәкилләре белән киңәшмә узды.