"Халык контроле" системасына 5 еллык нәтиҗә

2017 елның 5 мае, җомга

 

Татарстанда «Халык контроле» системасы 5 ел эшләү дәверендә Дәүләт хезмәт күрсәтүе сайтында ачык рәвештә республика халкының 109 меңнән артык мөрәҗәгать урнаштырылган. Шуларның 82 проценттан артыгы хәл ителгән. Хәзерге вакытта системада 54 категория буенча сораулар кабул ителә.

«Әлеге проект 5 ел эчендә үзен күрсәтте, ул халыкка кирәк. Система 2012 елның апрелендә эшли башлады, ул вакытта анда категорияләр 30 дан кимрәк иде. "Халык контроле" республика халкыннан тәкъдимнәр кабул итәргә мөмкинлек бирә, алар нигезендә республика программалары өчен берничә чара эшләнде. Һәр категориягә башкарма хакимият органы беркетелгән», – дип сөйләде бүген журналистларга Татарстанның информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Порталда кулланучылар тарафыннан урнаштырылган мөрәҗәгатьләр башта дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү контакт-үзәгенә килә, биредә алар модерация уза һәм тикшерү өчен җаваплы идарәгә юнәлдерелә. Башкаручылар, мөрәҗәгатьләрне карап, 10 календарь көне дәвамында аларга  «хәл ителде», «планлаштырылды» яки «дәлилләп кире кагу» дигән статусларның берсен бирәләр. Кире кагуның сәбәбе булып мәсьәләне чишү өчен нигез булмау да, бюджет акчалары җитмәү дә торырга мөмкин.

Республика халыкыннан «Территорияне төзекләндерү», «Муниципаль юлларны карау һәм ремонтлау», «Юл хәрәкәте мәсьәләләре», «Торак-коммуналь хезмәтләр» кебек бүлекләрдән мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр еш килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International