11 майдан 21 майга кадәр Россиянең барлык почта бүлекләрендә Бөтенроссия язылу декадасы үтә. http://podpiska.pochta.ru сайтында , шулай ук Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга билгеле бер ташлама белән язылып булачак.
Россия Почтасы декадасында нәшрият ташламаларына өстәмә булып, басмаларны таратуга: Россия Почтасы каталогына кергән федераль басмаларга 10 процент, төбәкнекеләргә һәм җирле басмаларга – 15 процент, башка агентлык каталогларындагы басмаларга 5 һәм 10 процент ташлама каралган.
“Бөтенроссия язылу декадасы – укучылар өчен язылуга, ә нәшриятларга тиражны арттыруга бик яхшы (40 процентка кадәр ташлама) мөмкинлек ул. Әлеге акция популярлаша бара. Узган ел декабрь аенда 3 млнлап язылу башкарылды”, - дип хәбәр итә Россия Почтасы генераль директорының почта бизнесы буенча урынбасары Инесса Галактионова.