Роман Шәйхетдинов Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләрен бүләкләре

2017 елның 5 мае, җомга

Радио һәм элемтә көне алдыннан Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде.

Чара Казан ИТ-паркында узды.  ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт һәм тармак бүләкләрен тапшырды.

 «Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының лаеклы хезмәткәре» исеме “Татарстан почтасы” оешмасының персонал белән идарә итү директоры Владимир Никулинга бирелде. Мактаулы грамота белән “Инфомат” оешмасы вәкилләре Сергей Бронников һәм Сергей Родин бүләкләнде.

Шулай ук Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мактаулы грамотасы ИТ-парк, “Ростелеком”, “Таттелеком”, “Барс груп” оемасы вәкилләренә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International