Хөкүмәт сәгатендә электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР Дәүләт Советының 27нче утырышы кысаларында I кварталда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча нәтиҗәләр ясады.

Сессия эшчәнлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт вәкилләре катнаштылар.

Роман Шәйхетдинов  ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша 240 электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә дип белдерде. “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы 320 мең тапкыр смартфоннарга йөкләргән. Дәүләт хезмәте куллану буенча 410 информат кешеләрнең актив йөрү урыннарында урнаштырылган.

ТР дәүләт хезмәтләр Контакт-үзәгенә ел башыннан бирле 93 мең мөрәҗәгать килгән.

2017 елның беренче кварталында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы кулланучыларына  28 миллион тапкыр электрон рәвештәге хезмәт күрсәтелгән.

Министр сүзләренчә “Халык контроле” системасына беренче кварталында 11 мең мөрәҗәгать килгән. Шул исәптән 8,4 мең гаризә (74 %) хәл ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International