Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы берничә эре тузелеш объектларындагы эш барышын тикшерде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.
Башта "Россия почтасы" ФДУП логистика үзәгендә җулдылар. Яңа комплекс почта хәбәрләренә таможня хезмәте күрсәтәчәк һәм аеру буенча шөгыльләнәчәк. Үзәкнең гомуми мәйданы 36 мең квадрат метр, анда проект буенча 800ләп кеше эшләячәк һәм аларның 15 проценты – таможня хезмәткәрләре. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итүенчә, әлеге проектның төп бурычы – читтән керүче коммерция һәм электрон коммерция агымына ярдәм итү. Бу максаттан самолетлар өчен аерым полоса каралган. Биредә елына 9 мең тоннага кадәр чит ил йөге керер дип ниятләнелә. Тәүлегенә 1 млн. почта хәбәрләре эшкәртү каралган. Үзәк Идел буе федераль округының берничә төбәгенә хезмәт күрсәтәчәк. Бүгенге көндә объектта төзелеш төгәлләнгән, ул җәй башына ачылыр дип ниятләнә. Әлегә почта үзәге тест режимында эшли, җиһазлар көйләнә.
Үзәк директоры Игорь Васильев Рөстәм Миңнехановка кыска гына экскурсия үткәрде, сортировка линияләре эше, яңа технологик алымнар турында сөйләде.