Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә «Металлоинвест» УК ҖЧҖ белән Казанда 2019 елда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты арасында беренче партнерлык килешүе имзаланды.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 1-3 июнь көннәрендә Санкт-Петербургта узучы Петербург халыкара икътисад форумында катнашачак.
Узган атна Казанда IT&SECURITY FORUM 2017 бөтенроссиякүләм конференциясе узган иде. Чара ICL - Систем технологияләр тарафыннан оештырылган иде.
Шушы көннәрдә Бөтенроссиякүләм «ПРОФ-IT. 2017» бәйгесенә проектлар кабул итү тәмамланды. Сайлап алу турын узучылар арасын Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы да бар.
Узган атнада Иннополиста «Цифровая индустрия промышленной России–2017» (ЦИПР) конференциясе узды. Әлеге чара Россиядә сынды икътисад өлкәсендә мөхим чараларның берсе булып санала.
Бүген Португалиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Бруно Бобон белән күреште.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Португалия – Татарстан" эшлекле форумында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, республиканың, Португалия бизнесын һәм капиталын җәлеп итеп, үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү теләге хакында белдерде. Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнаша.
24-25 июнь көннәрендә Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторына стартап-проектларны сайлап алу узачак. Сайлап алуда катнашыр өчен гаризаләрне kazanstartups.ru сайтында 10 июньгә кадәр калдырырга кирәк.
27-28 май көннәрендә Казанда "Дизайн-ял көннәре" - бөтенроссиякүләм дизайнерлар һәм digital-белгечләр җыены узачак. 19нчы очрашуның темасы - дәүләт сервислары темасы булачак - дәүләт дәрәҗәсендәге сайтлар һәм мәгълүмати системалар булдыру.
Бүген Иннополис шәһәренең лицеендә 11 сыйныфның 12 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау аңгырады.