“Укырга дөрес кер” мобиль кушымтасы эшли башлады

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

“Укырга дөрес кер” мобиль кушымтасы Google Play һәм App Store өчен эшләнгән. , Ул түләүсез һәм анда рекламалар юк. Яңа сервис 2017 елга студентлар кабул итүче Россия югары уку йортлары турында мәгълүмат бирә.

Кабул итү комиссияләре, вуз, аккредитация, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре, түләүле хезмәтләр, узган елгы кабул итү нәтиҗәләре, уку йорты рейтингы турында бар мәгълүматны шушы кушымта ярдәмендә алып була. Биредә вузларны төрле критерийләр буенча чагыштырып та була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International