Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында җирле түрәләр эше буенча сораштыру үткәрелә

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге буенча республика халкыннан сораштыру үткәрелә. Сайтка керүчеләр аның барышы һәм нәтиҗәләре белән таныша ала. 

Тикшеренүләр республика халкының транспорт хезмәте күрсәтүнең оештырылуы, автомобиль юллары торышы, газ, җылылык хезмәте күрсәтү турында фикерен белү максатыннан үткәрелә. Алган мәгълүматлар объектив рәвештә җирле үзидарә һәм оешмалар эшенең сыйфатына бәя бирергә һәм яхшырту бенча тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сораштыру аноним характерда бара.

Сораштыру министрлык, ведомство, җирле үзидарә оешмалары рәсми сайтларында урнаштырылган баннерлар аша бара. Катнашу өчен идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА )теркәлергә кирәк. Сораштыру бер тапкыр гына үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International