Иннополис мәктәбендә Little Ones дип исемләнгән – баланы кече яшьтән тәрбияләү-камилләштерү төркеме ачылды.
Төркемдә 1 яшь ярымнан 2 яшькә кадәрге нәниләр белән шөгыльләнәләр. Программа нәниләрнең күзаллавын үстерү, аларны музыкага якынайту, тыңлап аңлау сәләтен үстерүне максат итеп куя. Шөгыльләр республиканың югары квалификация категорияле педагог-психологы Вера Теленкованың “Ладушки” авторлык программасы нигезендә уздырыла. Моннан тыш балалар белән музыка җитәкчесе һәм инглиз теле укытучысы да шөгыльләр үткәрә.
Нәниләр һәм ата-аналары катнашындагы шөгыльләр атнага 2 тапкыр, 3әр сәгать дәвамында үткәрелә. Бүгенгә төркемгә 14 бала йөри.