Югары профессионализмы һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә керткән өлеше өчен ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинованы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов мактаулы грамота белән билгеләнеп узды.
Шулай ук Роман Шәйхетдинов Татьяна Камалетдиновага «Молодые профессионалы» (Ворлдскиллс Россия)» Союзы генераль директоры Роберт Уразов исеменнән «Молодые профессионалы» (WorldSkills Russia) чемпионатының ИТ-компетенцияләр финалын оештыруда керткән өлеше өчен рәхмәт хатын тапшырды.