«ТР электрон балалар бакчасы» ПРОФ-IT бөтенроссия бәйгесе финалына узган

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

«ПРОФ-IT. 2017» төбәк һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектларының V бөтенроссия бәйгесе финалистлары билгеле булды. «Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә электрон хезмәтләр белән тәэмин итү өчен программа комплексы» («Электрон балалар бакчасы» системасы) проекты максималь балл җыеп, «Мәгарифтә IT» номинациясендә финалга үткән. Шулай ук финалга Башкортстан, Санкт-Петербург, Вологда өлкәсе һәм башка төбәкләрнең проектлары узган.

Финал алды этабында эшләр «Тормышка ашыру технологиясе», «Социаль (икътисади) нәтиҗәлелек» һәм «Яңалык һәм оригинальлек» критерийләре буенча бәяләнгән. Бәйгенең жюрисы Татарстан проектына югары бәя биргән. Җиңүчеләр җәй ахырында проектларны яклау рәвешендә уза торган финал чарасында билгеләнәчәк.

Татарстанда «Электрон балалар бакчасы» системасы кертелгәннән соң, 2011 елда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына кабул итү өчен гариза бирү хезмәте тулысынча электрон рәвешкә күчкән. Бүген системадан 2,5 мең кеше файдалана, шулай ук республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 2 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмасы куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International