ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Мәскәүдә үткәрелә торган Startup Village форумы бу елны 6-7 июнь көннәрендә узды. Форумда дөньяның 30 иленнән 20 мең катнашучы, 4 000 технологик эшмәкәр, 1500 инвестор катнашты.

Шушы көннәрдә балаларны 2017-2018 уку елына мәктәпкәчә балалар мәгариф учреждениеләренә "Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша массакүләм комплектлау башланды.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында яңа технологик вәкилнең икътисади үсеше буенча эксперт советның беренче утырышы узды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты. Ул Татарстанда цифралы икътисад турында чыгыш ясады.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов РФ элемтә һәм массакүләмкоммуникацияләр министрлыгы үткәргән мәгълүмати технологияләр буенча комиссия утырышында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

“Халык контроле” системасы канунсыз рәвештә, тыелган вакыт аралыгында балык тотучыларга каршы көрәштә дә ярдәм итә. Мисал өчен, быел гына да браконьерлыкның 30 очрагын “Халык контроле” ярдәмендә ачыклаганнар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров хәбәр итте.


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР министрлар кабинетында Петербурга узган халыкара икътисади форумга нәтиҗәләр ясалды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР икътисад министрының урынбасары Булат Хуҗиәзмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәәинов катнашты.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда КНИТУ-КАИ лабораторияләрендә һәм фәнни үзәкләрендә булды.  Рөстәм Миңнехановка шулай ук КНИТУ-КАИ 2 нче һәм 8 нче уку  корпуслары арасындагы мәйданчыкта (Четаев ур.) урнашкан Ту-144 очкычын күрсәттеләр.

25нчы сайлап алу кысаларында Чаллыдагы Бизнес-инкубатор 5 яңа резидентлар белән тулыландырылды.

Җәйге яллар алдыннан ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы ТР дәүләт хезмәтләр Порталында файдалы сервислар турында искә төшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International