Россия почтасы көне белән котлау

2017 елның 9 июле, якшәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның Россия почтасы көне белән котлады.

"Хөрмәтле почта хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия почтасы көне белән котларга рөхсәт итегез.

Әлеге бәйрәм традиция буенча ел саен июльнең икенче якшәмбесендә үткәрелә. Аның башлангычы Петр I заманыннан килә. Бөек Ватан сугышы чорында почта фронт һәм тыл арасындагы өзлексез элемтәне тәэмин иткән. Ай саен армиягә 70 миллионга якын хат тапшырылган.

Акрынлап почта хезмәт күрсәтү санын арттырды. Күп почта бүлекчәләре үзләренә телеграф һәм телефонны берләштерде, матбугатка язылу һәм басма матбугат таратуны үти, коммуналь түләүләр кабул итә һәм пенсия, пособияләр бирә башлады. Әмма почта элемтәсенең асылы элеккечә калды - бу кешеләр арасында ышанычлы һәм массакүләм аралашу чарасы.

Бүген почта даими хәрәкәттә һәм актив үсештә. Тормышыбызга Интернетның актив үтеп керүенә карамастан, почта элемтәсе иң кирәкле элемтә булып кала. 2016 елда гына да респуликада 30 миллионнан артык хат, посылка һәм акча күчерү башкарылган", - ди Роман Шәйхетдинов.

Хөрмәтле Россия почтасы хезмәткәрләре, Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сездә эшегездә уңышлар, иминек, бәхет һәм иртәге көндә ышаныч телим. Сезнең бүген почта элемтәсе алдында торган барлык мәсьәләләрне башкарып чыгуыгызда шикләнмим. Эш сезгә рухи һәм материал рәхәтлек бирсен, ә сез кешеләргә бары тик яхшы хәбәрләр генә җиткерегез, - дип котлауларын җиткерә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International