Бүген Мәскәүдә РФ мәгариф һәм фән министрлыгында координацион совет утырышы узды. Утырыш РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева җитәкчелегендә уздырылды. Утырышта региональара компетенцияләр үзәкләре булдыру турында сөйләштеләр.
Чарада Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. Ул Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында региональара компетенцияләр үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.