Татарстанлылар "тере" чиратка караганда электрон язылуны җайлырак саный

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә табибка электрон рәвештә язылу терминалларын булдыру буенча эш алып бара. Бүгенге көнгә Татарстанның 325 терминалы модернизацияләнгән. Аларның 127се Казан поликлиникаларында урнаштырылган.

Табибка язылу - Татарстан иң популяр электрон хезмәтләрнең берсе булып тора. 2016 елның 6 ае эчендә татарстанлылар медицина оешмаларына 6,9 млн тапкыр язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International