ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы халыкара WSIS Prizes-2017 бәйгесенең җиңүчеләре рәтендә. Бәйгенең финалы бүген Женева шәһәрендә узды.

Мәскәүдә сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүматлаштыру темасы буенча парламент тыңлаулары узды. Татарстан Республикасыннан чара ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының вакытлыча вазыйфасын башкаручы Азат Мугинов катнашты.


9
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген шәһәрнең Үзәк мәйданында Иннополисның 2 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Иннополис шәһәрен һәм анда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.

Татарстанда Саров шәһәре делегациясе килде. Шәһәр башлыгы Александр Тихонов җитәкләгән делегация Татарстанда ИТ өлкә үсеше белән танышты.

Россия почтасы үзенең курьерлык хезмәтләре өчен яңа 500дән артык "ГАЗ" һәм "Лада" машиналары сатып алган.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында демонстрацион имтиханнар башланды. Имтиханнар 8-12 июнь көннәрендә үткәреләчәк. Бу елның "Компьютер системаларда программалаштыру" белгечлеге буенча 35 студент имтихан бирәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Азнакай районында балалар бакчаларында кабул итү хезмәте буенча тикшеренү ясады.

Бүген шәһәрнең Үзәк мәйданында Иннополисның 2 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Иннополис шәһәрен һәм анда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән АКШтан Техастан Crossover сервисын булдырусы Энди Триба килде. Элек  Intel компаниясенең стратегик үсеш директоры, ә хәзер  ИТ өлкәдә иң яхшы белгечләрне туплаучы, Татарстанның ИТ-инфраструктурасы белән танышты.

КФУның ИТИС Югары мәктәбе 9 июнь ачык ишекләр көне үткәрә. Чара ИТ өлкәдә магистратурага укырга керүчеләр өчен кызыклы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International