“Яндекс.Такси” һәм Россия Uber компанияләре үз сервисларын берләшә.
Шулай ук компанияләрнең шәхси автомобильләргә, автобусларга һәм метрога альтернатива булырдай персональ җәмәгать транспорты булдырырга ниятләре җиткерелә.
Яңа компания Россиядә, Әзербәйҗанда, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Грузиядә һәм Казахстанда эшләргә уйлый. Таксига заказ ике операторның да кушымтасында мөмкин булачак.