ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

Июнь башында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа электон хезмәт булдырылды. Татарстан Республикасы эшмәкәрләре кече һәм урта эшмәкәрлеккә субсидия бирүгә гаризане Портал аша бирә ала.

16-18 июнь көннәрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы "Веб-разработка" компетенциясе буенча WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтихан тапшыра.

WorldSkills Russia милли җыелмасы Кытай чемпионатында ике алтын, биш көмеш һәм 4 бронза медаль яулады. China International Skills Competition 2017 чемпионаты Шанхайда узды.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

23-25 июнь көннәрендә Иннополис Университетында робот техникасы буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак.

"Иннополис" икътисади зонасы резиденты Татарстан Республикасы фәннәр академиясе белән берлектә Sailfish Mobile OS Rus операцион системасын татар теленә тәрҗемә итте.

Казанга WSIS Prizes-2017 халыкара бәйгесе кубогы кайтып җитте.


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

16 июнь КФУның ИТИС Югары мәктәбендә карьера көне узачак. Эре ИТ-компанияләр вәкилләре студентлар өчен вакансияләре белән таныштырачак. Катнашучы компанияләр арасы АК БАРС Банк, GDC (ICL-Services), FIX, ACI Worldwide Russia, Flatstack оешмалары бар.

20 июнь Яр Чаллы ИТ-паркында Геннадий Гульчин (Apple California) дөньяның иң бай ИТ-оешмасында эшләү шартлары турында сөйләячәк.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова РФ җәмәгать палатасында мәгариф оешмаларында мәгълүмати технологияләр тәкъдим итү темасына түгәрәк өстәлдә катнашты.

20 июнь ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Реальное время" интернет-газетасының кунагы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International