Бүген Татарстанга Приднестровск Молдова Республикасынының Хөкүмәт делегациясе килде. Кунаклар Татартсанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә туплаган тәҗрибәсен өйрәнер өчен килде. Кунакларга ИТ-парк буенча экскурсия үткәрелде, ИТ-проектлар турында сөйләнелде. Шулай ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән очрашу узды.