Бүген Казанга эш сәфәре белән ВТБ банк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Дергунова килде. Ул Иннополиста финанс технологияләр өлкәсе үсеше тәҗрибәсе белән танышу максаты белән килде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ВТБ Банкы" ГАҖ президенты - идарәсе рәисе урынбасары Ольга Дергунова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар.
Яклар банк өлкәсендә хезмәттәшлек, алга таба ВТБ банкы һәм Татарстан Республикасы арасында багланышлар турында сөйләштеләр.