2017 елның 1-14 июль көннәрендә Иннополиста информатика буенча юниорлар җыены узды.
Җыенда 7-8 сыйныфтан 33 укучы катнашты. Алар информатика буенча бөтенроссиякүләм олимпиадасының региональ һәм финал этап катнашучылары. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Россия командасы 2017 елның информатика буенча халыкара турнирга Болгариягә Шумен шәһәренә барачак.
Россия җыелмасына Татарстан 5 вәкил керде - алар арасында 7нче, 13нче, КФУның Лобачевский исемендәге лицей һәм КФУның ИТ-лицей вәкилләре керде.