Әлмәттә «Кванториум» технопаркы ачылды

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кванториум " балалар технопаркын ачты.

"Кванториум" технопаркы – балаларның заманча форматта төрле өлкәләр буенча реаль бурычларны хәл итә торган мәйданчык. Ул үз эченә биоинженерия, нейротехнология, пилотсыз авиация, программалаштыру, нанотехнологияләр, робототехника һәм башка табигый-фәнни, техник юнәлешләрдәге перспектив программаларны ала. Республика башлыгының матбугат хезмәте язганча, бер үк вакытта биредә балаларны командада эшләргә, креатив, критик, нәтиҗәле итеп фикер йөртергә өйрәтәләр.

Рөстәм Миңнеханов бүген билгеләп үткәнчә, республикада һәрвакыт балалар иҗатын үстерү белән шөгыльләнгәннәр,фәнни-техник түгәрәкләргә ярдәм күрсәтелә.

"Без һәрвакыт бу теманы күтәреп килдек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Киресенчә, без җитәрлек дәрәҗәдә балаларны техник укыту белән шөгыльләнмибез. Мондый "Кванториум" проекты барлыгын белеп алгач, Татарстан, һичшиксез, анда катнашачак дигән карар кабул ителде.

Рөстәм Миңнеханов "Кванториум" балалар технопарклары Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә инде булдырылды һәм эшли, дип искә төшерде.

"Бүген монда, Әлмәттә, шушы искиткеч матур объект барлыкка килде, анда безнең яшьләр кирәкле күнекмә һәм белем алачак ", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, 2019 ел Казанда эшче һөнәрләр буенча – WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты узачак.

"Шундый талантлы яшьләрнең булуы, аларның эшче һөнәрләрне үстерергә мөмкинлек булуы – болар барысы да безгә үзебез турында бик җитди итеп җиткерергә хокук бирә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлмәттә "Кванториум" булдыруда Рөстәм Миңнеханов аерым Шәфәгать Тәхәветдинов ролен билгеләп үтте. Ул - проектның төбәк иганәчесе. "Шәфәгать Тәхәветдинов озак еллар "Татнефть" компаниясе генераль директоры буларак, социаль программалар кысаларында күп эшләр башкарды, - дип искәртте Татарстан Президенты. - Ул үзенең шәхси акчалары белән әлеге "Кванториум" проектына ярдәм күрсәтте”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International