«Халык контроль» системасында 2017 елның I яртыеллыгында 25 меңгә якын мөрәҗәгать урнаштырылган, бу узган елның шушы аралыгы белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Ел башыннан хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең өлеше 73 процентны тәшкил итә.
Система кертелгәннән башлап «Территорияне төзекләндерү» категориясе иң популярлардан санала, ел башыннан биредә 8 меңнән артык мөрәҗәгать урнаштырылган. Аннан соң муниципаль юлларны ремонтлау һәм карап тоту (6 мең), торак-коммуналь хезмәтләре (2,5 меңгә якын) буенча мөрәҗәгатьләр килә.
Моннан тыш июньдә система 8 яңа категориягә тулыланган, шул рәвешле аларның саны 62гә җиткән.
Искәртеп узыйк, 2017 елның апрелендә «Халык контроле» үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте. Ситеманы төп контрольдә тотучы орган булып Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты тора. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы техник оператор ролен үти.