ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2023 ел
шимбә

2 һәм 3 декабрьдә М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей мәйданчыгында фиджитал ярышлар узачак. Бу Татарстан Республикасында Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы фиджитал спорты федерациясе, CyberPark Arena, ИТ-парк белән берлектә оештырылган фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән региональ проект. Партнерлар - Protone цифрлы платформасы һәм Mätti файдалы иртәнге ашлар җитештерүче бренд.


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Саба районы Сердә авылында «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча төзелгән 4G стандартындагы база станциясе эшли башлады. Чарада ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Ростелеком» ААҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Павел Гонцов, Tele2 Казан филиалы директоры Дмитрий Савенков катнашты. 

Бүген Татарстанның Саба районында Россия Почтасының яңартылган бүлекчәсе ачылды. Ул РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән авыл бүлекчәләрен модернизацияләү программасына кертелде. Бүлекчәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Татарстан Почтасы» Федераль почта хезмәте идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов катнашты. Кунаклар ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көненә котлау открыткалары җибәрделәр.

"Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы" ДАҺБУ оештырган "Цифрлы чорда белем бирү" халыкара конференциясендә катнашырга мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм ИТ-компанияләр вәкилләре чакырыла.

2023 елның 28 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспортерлар өчен логистика» темасына вебинар үткәрәчәк.

26 ноябрьдә, Әниләр көнендә, РТРС Казан телебашнясында балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык әниләргә рәхмәт йөзеннән архитектура-сәнгать яктыртуы сценарие кабына.


23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы "ЯИ лидерлары" илкүләм премиясенә ия булды. Бүләкне республика "Төбәкләргә премия" номинациясендә яулады. Ул соңгы өч елда иҗтимагый әһәмиятле өлкәләрдә ясалма интеллект нигезендә иң яхшы гамәлгә кертелгән карарлар өчен тапшырыла. Татарстанда бу - Республика клиник хастаханәсе каршындагы Радиологик дата-үзәге.

Татарстан Республикасында «Яндекс» тан «Цифрлы дәрес» бөтенроссия белем бирү проектының яңа этабы үткәрелә. 5 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәренең 5 нче лицеенда «Болыт технологияләре: ак барсны эзләү» темасына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев һәм «Яндекс.Дәреслек» төбәк проектлары җитәкчесе Дмитрий Кононов катнашында ачык дәрес узачак.


22
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, министрлыкка караган учреждениеләр һәм тармак предприятиеләре хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы торуга багышланган интеллектуаль-күңел ачу уены (квиз) үткәрелде.

Җомга көнне, 24 ноябрьдә, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының Саба районына эш сәфәре белән барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International