«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарын, шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, шәһәр хуҗалыгы һәм төзелеш, иҗтимагый транспорты өлкәсендәге оешмаларны цифрлаштыруны күздә тота.
Әлеге органнар һәм оешмаларның Татарстанда үзебезнең мәгълүмати-технологик чишелешләрдән файдалануы 97,5% ка җитте. 2024 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча республика бу күрсәткеч белән Россиядәге барлык субъектлар арасында бишенче урында.
Дәүләт хакимияте органнарының «Цифрлы өлгерүе» - төбәкнең цифрлы үсеш дәрәҗәсенең аның потенциалын һәм уңышлы цифрлы трансформациягә әзерлек дәрәҗәсен билгели торган төп күрсәткече.