Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында коррупциягә каршы тематикага видеороликларны карау оештырылды.
Бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дәвамында, ТР Цифрлаштыру министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен ИТ-паркта коррупциягә каршы көрәш темасына видеороликлар карау булды.
Шул исәптән хезмәткәрләргә элек тармак хезмәткәрләре арасында узган коррупциягә каршы тематикага видеороликлар конкурсында җиңүчеләрнең видеоэшләрен күрсәттеләр.