«Мошенникларны ничек танырга?»

2024 елның 6 декабре, җомга

5 декабрьдә 17:30 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында «Таяну нгоктасы» тапшыруының туры эфирында мәгълүмати куркынычсызлыкны координацияләү бүлеге башлыгы, җинаятьчеләрне эзләү һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсе бүлеге хезмәткәрләре, Ак Барс банкы хезмәткәре һәм мәгълүмати куркынычсызлык һәм шәхси мәгълүматларны саклау мәсьәләләрендә компетентлы психолог очрашты.

Топ-3 төп сорау:

  • Мошенниклар алдавына гражданнарның кайсы категориясе ешрак ышана?
  • Мошенниклыкның иң киң таралган ысуллары нинди?
  • Мошенникларның гамәлләрен туктату өчен нинди яңа мөмкинлекләр бар?

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында республикада дәүләт хезмәтләре күрсәтү системаларын яклау өчен мәгълүмати куркынычсызлык буенча комплекслы чишелешләр гамәлгә кертелә.

«Гражданнар өчен иң популяр сервисларның берсе булып Дәүләт хезмәтләре порталы кала, - дип ассызыклый мәгълүмати куркынычсызлыкны координацияләү бүлеге башлыгы Илдар Сирин улы Вәлиев, - Һәм шул ук вакытта махсус СМС-кодны белеп, аны вату омтылышлары да саклана. Аферистлар өчен кадерле саннар аккаунт хуҗасының мобиль номерына гына килә. Аларны беркемгә дә атарга ярамый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International