«Россиядә яшәүчеләрнең 2019 елда цифрлы телевидениегә аналоглы телевидениедән күчү гыйнвар уртасына кадәр озайтылды», - дип билгеләп үтте РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин «Известия» газетасына биргән интервьюсында.
"Халык контроле" хезмәте 9 ай эчендә битараф булмаган татарстанлылардан 48 меңгә якын гариза кабул иткән. 35 меңнән артык гариза инде хәл ителгән, 8 меңнән артык гариза якын арада үтәлергә планлаштырыла, тагын 2 меңе – эштә.
Бөтендөнья почта көне ел саен 9 октябрьдә билгеләп үтелә, бәйрәм бөтендөнья һәм халыкара БМО көннәре системасына керә. 1874 елда нәкъ менә шушы көнне Бөтендөнья почта берлеге (ВПС) оештырыла, аңа нигез салучы 22 илнең берсе - Россия. Бүген ВПС составына дөньяның 192 иленнән почта администрацияләре керә, Россия Почтасы берлекнең почта эксплуатацияләү Советы әгъзасы булып тора.
ГАҖ "МТС" Татарстан территориясендә NB-IoT (Narrow Band IoT) нигезендә LTE стандартындагы әйберләр интернетының сервислары һәм җайланмалары өчен беренче челтәр төзелешен тәмамлау турында хәбәр итте. NB-IoT челтәре Казанда, Иннополиста, Арчада, Әлмәттә җәелдерелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Татарстан-Япония" форумында Япония эшлекле даирәләренә республиканың инновацион һәм технологик потенциалын тәкъдир итте. Министр төбәкнең үсә торган ИТ-инфраструктурасы, шул исәптән Иннополис, ИТ-парк һәм төп Республика мәгълүмат системалары турында сөйләде, аларның күбесе Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә актив кулланыла.
Татарстанда банк өлкәсендә ачык IT-хакатонга гаризалар кабул итү башланды. Анда 12 яшьтән алып 30 яшькәчә булган яшь программистлар командалары катнаша ала. Алар: .NET, Python, ReactJS, ObjectiveC/Swift, Java/Kotlin. Бу хакатонда аларга банк өчен финанс сервислары эшләргә туры киләчәк.
2018 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы 258,9 млн халыкара почта җибәрүләрен эшкәртте, бу 2017 елның 9 ае күрсәткеченнән 25% ка артыграк (208 млн данә).
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге рәсми делегация составында эш визиты белән Япониядә. Кичә Ул Киото шәһәренең халыкара конференцияләр үзәгендә ел саен уздырыла торган «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында катнашты.
1994 елда ел саен 5 нче октябрьдә билгеләп үтелә торган бөтендөнья Укытучылар көне оештырыла. Без барлык педагогларны да әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов МА «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан делегациясенең Кытайга визиты нәтиҗәләре, шулай ук Малайзия һәм Сингапур белән хезмәттәшлек турында сөйләде.