Казанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә ИТ-проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында «Россия Федерациясенең цифрлы авыл хуҗалыгы» түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

Авыл хуҗалыгында мәгълүмат технологияләрен куллануга багышланган түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы, шулай ук эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм ИТ-карарлар эшләүчеләр катнашты.  

Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының уртак нотыгында 2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бердәм мәгълүмат үзәге (Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы дәүләт мәгълүмат системасы) эше йомгаклары тәкъдим ителде. Мәгълүмат ресурсы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Министрлыкның 43 район идарәсе, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан актив кулланыла һәм хәзерге вакытта «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Инженер-техник тәэмин ителеш» тармак блокларын үз эченә ала, «Икътисад» һәм «Кадрлар» блоклары карала.

Узган ел система ярдәмендә республиканың 96% авыл хуҗалыгы кырларының чикләре билгеләнде һәм паспортлаштырылды – бу 3,14 млн. га.

Доклад барышында шулай ук Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өчен геомәгълүмат сервисын булдыру буенча Иннополис университетының уртак сынау проектын гамәлгә ашыру йомгаклары турында да сүз барды. Проект кысаларында, 1985 елдан башлап, дистанцион зондлаштыру мәгълүматлары нигезендә, пилот муниципаль районнар – Саба һәм Питрәч территориясендә авыл хуҗалыгы кырларына ретроспектив анализ ясалды. Алынган белешмәләр профильле министрлык белгечләре эше өчен Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы дәүләт мәгълүмат системасына интеграцияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International