Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Энгельс ур., 152а адресы буенча Чистай шәһәрендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.
Яңа күп функцияле үзәк республика президент программасы буенча ачылды һәм «бер тәрәзә» принцибы буенча эшләүче учреждение булып тора - бу муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең вакытын киметергә һәм аларны тагын да уңайлырак алырга мөмкинлек бирә.
Бүген Үзәк 150дән артык хезмәт күрсәтә. Бу - федераль хакимият органнары, ЗАГС органнары, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтләре, муниципаль хезмәтләр һәм башкалар. Көнгә 300гә кадәр кеше йөри, алар белән 10 квалификацияле белгеч эшли. Биредә 13 кабул итү тәрәзәсе, 3 электрон чират табло һәм 1 белгечкә язылу терминалы бар. Бирегә килүчеләр Интернет челтәренә бушлай керә ала, шулай ук фото һәм копироваль хезмәтләр ала.
Яңа бинада шулай ук Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алексеевск һәм Чистай районнары буенча муниципальара бүлеге, шулай ук Чистай муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы урнашкан.
«КФҮ филиалын ачу - шәһәр тормышында бик мөһим вакыйга һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалана алу өчен тагын бер адым, - дип билгеләп үтте ачылышта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. - Бу үзәк, башкалар кебек үк, заманча техника белән җиһазландырылган, биредә халыкка хезмәт күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган».
Министр чистайлыларны котлады һәм аларның барысы да шәһәр өчен мөһим булган объектның сыйфатлы эшен тоя алачагына һәм чиратсыз һәм уңайлы шартларда хезмәт күрсәтә алачагына ышаныч белдерде.
Бүген Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең 57 офисы эшли. Алар республиканың барлык муниципаль районнарында урнашкан. Шулай ук КФҮ хезмәтләрен авыл җирлекләрендә ерактан торып кабул итү тәрәзәләрендә алырга мөмкин.
Фото: Чистай хәбәрләре