ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре Липецк өлкәсе делегациясенә дәүләт экологик күзәтчелеге өлкәсендә IT-карарлар булдыру һәм куллану тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Казанга эш визиты кысаларында Липецк өлкәсенең Усман муниципаль районы администрациясе белгечләре «Татарстан Республикасының Экологик картасы» геомәгълүмат системасы базасында тормышка ашырылган калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын исәпкә алу өчен республиканың IT-карары белән таныштылар. Бүгенге көндә әлеге карар аркасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Татарстан Республикасы территориясендә 2 меңгә якын урын юкка чыгарды.
Шулай ук гражданнарның «Халык контроле», «Халык инспекторы» һәм «Мәктәп экопатруле» системалары аша керә торган чүплекләр турындагы мөрәҗәгатьләрен оператив карау тәҗрибәсе күрсәтелде. Кунаклар әлеге Информацион системалар белән эшләү белән кызыксындылар һәм үз өлкәсендә дәүләти экологик күзәтчелекне мәгълүматлаштыру өлкәсендә республика тәҗрибәсен кертергә теләк белдерделәр.