ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Казан ИТ-паркында Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе Советы утырышы сәнәгатьне цифрлы үзгәртеп коруга багышланган иде. Аның спикерлары - Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләре.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Кичә Татарстанда телефон элемтәсе оешуга 130 ел тулуга багышланган тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тармакның иң күренекле хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Кичә республика башкаласында логистика һәм интеллектуаль транспорт мәсьәләләре буенча эшче төркем белгечләренең эшлекле очрашуы узды. Россия һәм Финляндия вәкилләре интеллектуаль транспорт үсеше буенча милли программаларны гамәлгә ашыру, әлеге өлкәне норматив-хокукый тәэмин итү, шулай ук ике якның да компанияләре һәм ведомстволары арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанда телефон элемтәсе оешуга 130 ел билгеләп үтелә. 1888 елның 27 нче ноябрендә Татарстанда шәһәрнең беренче телефон станцияләре барлыкка килде, бу исә элемтә тармагы үсешенең заманча ноктасы булды. Кешеләрнең Яңа, бик уңайлы элемтә чарасы барлыкка килде, аның ярдәмендә алар реаль вакыт режимында беренче тапкыр үзләренең туганнары һәм якыннары белән планетаның төрле почмакларыннан аралаша алдылар.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Казанда технологик эшкуарлык өлкәсендә масштаблы чараларның берсе - Kazan Startup Weekend 5.0 тәмамланды. Чараның финал өлеше Demo Day булды, анда 20 команда инвесторларга үзләренең ИТ-карарларын тәкъдим итте.


25
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Татарстан укучылары Шумен шәһәрендә (Болгария) узган информатика буенча Халыкара Көзге турнирда 9 медаль яуладылар: 3 алтын һәм 6 бронза. Ярышларда Россия, Болгария, Әрмәнстан, Румыния, Молдавия, Швейцария, Сербия, Әзербайҗан һәм Польшадан 200 укучы катнашты. Безнең илне 44 катнашучы тәкъдим итте, шуларның 22се — татарстанлылар.


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Кичә Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында бишенче тапкыр Идел буеның иң эре стартап-вакыйгасы – Kazan Startup Weekend (KSW) старт алды. Инде биш ел дәвамында KSW дөньякүләм стартап-культураның соңгы яңалыклары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм ИТ-эшләнмәләрне гамәлгә кертү максаты белән бер мәйданчыкта технологик һәм креатив берләшмәләрнең иң актив вәкилләрен җыя.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Кичә Казанда Россия почтасы Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының макр региональ этабы узды. Быел иң яхшы почта хезмәткәрләре традицион конкурсы беренче тапкыр берьюлы ике һөнәр - элемтә операторы һәм Россия Почтасы бүлекләре башлыклары өчен үткәрелә. Һөнәр буенча иң яхшы исем өчен Идел буе төбәкләреннән 7 почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе һәм операторы көч сынашты. Катнашучылар теоретик тест һәм практик биремнәр үтәгәндә һөнәри белемнәрен күрсәттеләр.

Воронеж өлкәсе Хөкүмәте Аппараты вәкилләре төркеме бу атнада Казанда, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы базасында стажировка үтте. Стажировка максатларының берсе - дәүләт һәм муниципаль идарәдә ИТ-технологияләр куллану өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү һәм үз проектларын булдыру.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шумен шәһәрендә (Болгария) информатика буенча Халыкара Көзге турнир узачак. Ярышларда 9 илдән 15,5 яшькә кадәр һәм «Сениор» категориясендә - 15,5 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары катнашты. Россиядән 44 катнашучы чыгыш ясый, шуларның 22се — татарстанлылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International